1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан мәдәният йортында истәлекле чара оештырылды...
1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан мәдәният йортында истәлекле чара оештырылды. Сагынып көтеп алынган бу бәйрәмгә хөрмәтле олы яшьтәге апалар-абыйлар җыелды. Бәйрәм кичәсе бик җылы һәм эчкерсез атмосферада үтте. Мәктәп укучылары белэн берлектэ монлы жырлар,шигырьлэр белэн олкэннэребезне соендердек.Бэйрэмгэ килгэн авылдашларыбыз да матур телэклэрен юллап,узлэренен монлы яшьлек елларындагы жырлар белэн бэйрэмне тагын да тулыландырып жибэрделэр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәр үткәннәрне искә алдылар, киләчәккә яхшы теләкләр җиткерделәр. Чара тулысынча олы буынга карата булган чиксез ихтирам һәм игътибар билгесе булып узды. Мондый җылы очрашулар безнең олыларыбызны берләштерә, аларга үзләренең кирәклеген һәм кадерле икәнлекләрен раслый. Хөрмәтле, өлкәннәребез! Бәйрәмегез уңаеннан иң ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз. Якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, исәнлектә-саулыкта, һәммәгезгә куанычлы озын гомер телибез. Без сезне яратабыз, хөрмәт итэбез.