Укытучылар көне уңаеннан, балаларга кәгазь салфеткалардан чәчәкләр ясарга өйрәттек. Һәр...
Укытучылар көне уңаеннан, балаларга кәгазь салфеткалардан чәчәкләр ясарга өйрәттек. Һәр мастер-класста катнашучы чәчәк ясауның барлык этапларын башкарып, үз куллары белән чәчәкне ясап бетерергә тырышты. Нәтиҗәдә төрле төстәге янып тора торган чәчәкләр ясалды. Шул чәчәкләрне кулларыбызга тотып, лаеклы ялдагы мөгаллимнәрне, Рема апа Гыйбадуллина белән Фирдәүса апа Гатауллинаны өйләренә барып, укытучылар көне белән котладык. Бүген укытучылар көне — иң якты һәм ихлас бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без үзебезнең остазларыбызга рәхмәт әйтәбез. Бәйрәмегез котлы булсын! #Бакырчыавылыклубы #культуразеленодольска