Илебездә өлкәннәр көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Бакырчы авылы клубында эшләүче...
Илебездә өлкәннәр көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Бакырчы авылы клубында эшләүче хезмәткәрләр дә читтә калмадык, өлкән буынга бәйрәм концерты күрсәттек. Социаль хезмәткәрләр белән берлектә чәй табыны әзерләдек. Өлкәннәр дә яшьлек елларын искә алып, таныш-белешләре һәм элекке хезмәттәшләре белән аралашып, матур хатирәләрен яңарттылар. Мондый очрашуларның төп максаты — өлкән буынга хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә аларның тормыш тәҗрибәсен, хезмәт юлын һәм кыйммәтләрен яшь буынга җиткерү. Өлкәннәр — авылыбызның олы терәге, тарихын һәм традицияләрен саклаучылар. Аларга күрсәткән хөрмәтебез һәм игътибарыбыз һәрвакыт дәвамлы булсын! Бәйрәм күңелле һәм күтәренке рухта узды. Бәйрәм мизгелләре өлкәннәребез күңелендә якты истәлекләр калдырыр дип өметләнәбез. #культуразеленодольска #Бакырчыавылыклубы