Перейти к содержимому
Максиметер

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар өчен «Яңа вакыт - яңа һөнәрләр» дигән консул...

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар өчен «Яңа вакыт - яңа һөнәрләр» дигән консультация — дәрес үткәрделәр. Алып баручы укучыларга һөнәр — кешенең махсус әзерлек, укытуны таләп итә торган шөгыле; яшәү өчен акча чыганагы булып хезмәт итүен аңлатты. "Мәңгелек дип атап була торган һөнәрләр дә бар: артист, врач, укытучы, төзүче, полицейский. Һөнәр сайлауга киләчәк язмыш бәйле, һөнәр сайлау-димәк, тормышта үз урыныңны табу. Булачак һөнәр авырлыкта түгел, шатлыкта булырга тиеш. Балалар игътибарына «Яңа вакыт-яңа һөнәрләр» слайд — презентациясе тәкъдим ителде, анда укучылар хезмәт базарында ихтыяҗ булган яңа һөнәрләр белән танышты һәм бу һөнәр ияләренең нәрсә белән шөгыльләнүен белде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре укучыларга бу һөнәрләр өчен кешенең нинди сыйфатлары булырга тиешлеге, нинди белем һәм аны кайдан алырга мөмкин булуы турында сөйләделәр.

33 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

84 подписчиков · Лайфстайл

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Лайфстайл»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.