24 октябрь көнне, Олы Ачасыр мәдәният йорты, Пушкин картасы буенча, туган авыл урамнары...
24 октябрь көнне, Олы Ачасыр мәдәният йорты, Пушкин картасы буенча, туган авыл урамнары буйлап экскурсия оештырды. Чара катнашучыларга авыл тарихы турында серле һәм мавыктыргыч экскурсия тәкъдим итте. Анда алар урам һәм йортларның серләрен ачтылар, урам атамаларының тарихын һәм килеп чыгышын сөйләштеләр. Бу сәяхәт яңа белемнәр белән очрашу гына түгел, ә үткәннең серләренә төшенү һәм авылның үз бүгенгесенә генә түгел, бәлки гаҗәеп тарихына да бай булуын аңлау мөмкинлеге булды. Яшьләргә әлеге чара бик охшады.