Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлегенең халык уен кораллары классы укытучысы М...
Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлегенең халык уен кораллары классы укытучысы Мәрдәнов Данил Ислам улы, укучылары белән әти-әниләр өчен матур концерт оештырды. Мондый очрашуларның төп максаты-уку нәтиҗәләрен күрсәтү, гаилә белән мәктәп арасындагы элемтәне ныгыту, ә иң мөһиме-балаларга ачык чыгыш ясау тәҗрибәсен бүләк итү. Бу чара чын гармония һәм талант бәйрәменә әверелде.