7 февраль көнне "ТизЛәгән" тау шуу фестивале Әтнә районының Иске Өҗем авылында "Нугай" ...
7 февраль көнне "ТизЛәгән" тау шуу фестивале Әтнә районының Иске Өҗем авылында "Нугай" тавы янында гөрләп узды. Кунаклар һәм тамашачылар хуш исле чәй һәм кайнар коймак белән сыйландылар. Шулай ук төрле мәйданчыклар эшләде: тауларда шуу, күңел ачу программасы, татар эстрадасы артистлары һәм җирле иҗат коллективлары чыгышлары. Әтнә балалар сәнгать мәктәбе үз чиратында "Балачак" мәйданчыгында балаларга төрле уеннар, шул исәптән күптән онытылган халык уеннары да тәкъдим иттеләр. Фестиваль күңелле, матур, җылы атмосферада узды. Барлык катнашучыларда да якты тәэсирләр калдырды. #этнэсэнгатьмэктэбе #адши #ТатарстандаКыш