Бөтендөнья балет көне🤍💃
Бөтендөнья балет көне🤍💃 Бу матур бәйрәмгә бөтен дөнья буенча әйдәп баручы балет мәктәпләре нигез салган. Аның билгеле бер датасы юк — ул һәр елны үзгәреп тора, әмма һәрвакыт көз урталарына туры килә. Быел Бөтендөнья балет көне 29 октябрьдә билгеләп үтелә. Традиция буенча, бу көнне театрлар тамашачыларга биючеләрнең әзерлек процессын күрсәтәләр һәм балет спектакльләрен трансляциялиләр. Россиядә 40тан артык театр, сәнгать сөючеләр өчен тулы күләмле спектакльләрне һәм репетицияләрне онлайн форматта күрсәтеп, әлеге көнне билгеләп үтә.