МБУ "Музейное объединение Зеленодольского муниципального района"
Образование · 11 июня 2026 г.
🌞🤼🌸Милли бәйрәм – Сабан туена сөлге җыю буыннардан-буыннарга тапшырылучы иң күркәм й... — 11 июня 2026 г. в 10:35:04.868
🌞🤼🌸Милли бәйрәм – Сабан туена сөлге җыю буыннардан-буыннарга тапшырылучы иң күркәм йолаларның берсе. 🎁 Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю борынгыдан килгән күркәм йолабыз. Яшь киленнәр сабантуй батырына дип сөлгеләр чиккәннәр. Шул рәвешле кул эшләренә осталыкларын, уңганлыкларын күрсәткәннәр. Матур сөлге батыр иңенә салынганчы, колгада җилфердәп, аңа дан җырлап торган. Бу йола халкыбызның юмартлыгын, кунакчыллыгын да күрсәткән. Сабантуйның бөтен халык бәйрәме булуын ишарәләгән. 📌Шушы традицияне истә тотып, күркәм йола- сөлге җыюда катнаштык. Сөлге җыюның төп бизәге-бизәлгән ат. 🐎 Сөлгеләрне яшь егетләр, кызлар, балалар белән бергә гармунда уйнап, җырлап - биеп, күңелле итеп җыеп йөрдек. Ә бу җыелган сөлгеләр төрле ярышларда җиңеп чыгучыга бүләк итеп биреләчәк. #сөлгеҗыюйоласы #КаюмНасыйриисемендәгеархитектураэтнографиякомплексы

