МБУ "Музейное объединение Зеленодольского муниципального района"
Образование · 22 мая 2026 г.
🌿21 май көнне Кече Шырдан авылында Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы булды. — 22 мая 2026 г. в 11:05:21.753
🌿21 май көнне Кече Шырдан авылында Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы булды. 🌿"Халкыбызның куәте-аның милли шәхесләрендә, теләктәшлек күрсәтүче милләттәшләребездә" дип исемләнгән эшлекле очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Шарипов Ирек Ильдусович җитәкчелегендә татар конгрессы вәкилләре катнашты. 🌿Кунаклар башта музей -китапханәдә, мәчеттә булдылар. Аннары Каюм Насыйриның әкияти геройлары урнашкан сукмак буйлап сабантуй аланына юл тоттылар. Анда Кече сабантуйда катнаштылар. Коймак белән чәйдән авыз иттеләр. 🌿Киләсе тукталыш Кече Шырдан мәдәният йорты иде. Анда кызларыбыз җыр - бию белән каршы алдылар. Мәдәният йорты эчендә төрле продукцияләрдән күргәзмә оештырылды. 🌿Без Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексы хезмәткәрләре, гадәттәгечә, якташыбыз Каюм Насыйри китабына нигезләнеп җыелган үләннәрдән пешерелгән хуш исле чәйләр белән сыйладык. Шырдан катыгы, камыр ризыклары да күргәзмәдә урыны алган иде. 🌿Соңыннан очрашу эшлекле сөйләшү белән залда дәвам итте. #Бөтендөньятатарконгрессыныңкүчмәутырышы

