МБУ "Музейное объединение Зеленодольского муниципального района"
Образование · 28 июня 2026 г.
🏡🐎🤼Авылларда сабан туйлары гөрли. Кече Шырдан авылы сабан туе, елдагыча, барлык шарт... — 28 июня 2026 г. в 12:17:06.087
🏡🐎🤼Авылларда сабан туйлары гөрли. Кече Шырдан авылы сабан туе, елдагыча, барлык шартларын туры китереп, милли төстә узып китте. Вакытында җил дә исеп, вакытында кояш чыга торган көн булды. ⛅🌞 🎊Бәйрәмгә киләсе кунакларны чәй йорты янында милли киемнән киенгән кызлар халкыбызның милли ризыгы чәк-чәк белән каршы алдылар.🥧 📌Ә без исә, гадәттәгечә, якташыбыз Каюм Насыйри хезмәтенә нигезләнеп җыелган, киптерелгән хуш исле үлән чәйләре🍀🌱🌿☕ белән сыйладык. Кунаклар шулай ук Шырдан катыгыннан да авыз иттеләр. 📌Тирә-як күрше авыллардан килгән мәдәният хезмәткәрләре, җыр-моң сөюче абый апалар халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган матур күренеш белән килгән кунакларны Сабантуй буласы мәйданга озатып калдылар. ⛹🏻🤼👭Сабан туе мәйданда дәвам итте. Монда милли уеннар, җыр - бию, милли көрәш белән үрелеп барды. Киләсе елларда да шулай тыныч тормышларда милли бәйрәмнәребезне уздырырга насыйп итсен иде. #сабантуй2026 #ЯшелҮзәнмәдәнияте #КечеШырдансабантуе

