МБУ "Музейное объединение Зеленодольского муниципального района"
Образование · 8 июля 2026 г.
🌞👬💑Бүген Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Ул 2022 елда Россия Президен... — 8 июля 2026 г. в 18:35:23.457
🌞👬💑Бүген Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Ул 2022 елда Россия Президенты Владимир Путин Указы белән расланды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы – ромашка🌸. Бу чәчәкнең сары боҗрасы гүя гаилә учагы, ә ак таҗлары-балалар. 🌞🌿🌸Шушы матур җәйнең уртасы булган июль аенда бу көнне тикмәгә генә билгеләп үтмиләрдер. Табигать чәчәкләргә күмелгән, тагын да җанланган вакыт бит ул. 🌞🌸Бу истәлекле көн уңаеннан без, Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексы хезмәткәрләре балалар өчен ромашка чәчәге ясау буенча мастер-класс үткәрдек. Бәйрәм символы булган ак ромашка таҗларына матур теләкләр, гаилә төшенчәсен тулыландыручы матур сүзләр яздык. 🌞🌸Һәрбер гаиләне бәйрәм белән котлыйбыз! Гаиләдә мәхәббәт, тугърылык булганда гына, киләчәгебез якты, өметле һәм бәхетле булачак.🌞🌈🌿 Бәйрәм белән! #Гаиләмәхәббәтһәмтугрылыккөне #КаюмНасыйриисемендәгеархитектураэтнографиякомплексы

