💦 Чишмә суыдай саф җырлар: Әсән-Елгада «Чишмә бәйрәме» узды! — 5 июля 2026 г. в 06:38:58.479
💦 Чишмә суыдай саф җырлар: Әсән-Елгада «Чишмә бәйрәме» узды! Үткән шимбә кичендә Әсән-Елга авылының гүзәл «Акъяр» чишмәсе янәдән җыр-моң сөючеләрне, авыл халкын һәм кадерле кунакларны үз тирәсенә җыйды. Табигать кочагында узган бу күркәм бәйрәм һәркемнең күңелендә иң җылы хәтирә булып калачак. Чишмә — табигатьнең безгә биргән иң изге, иң кадерле бүләге. Ул үзенең сафлыгы белән җаннарга яшәү көче өсти, тирә-юньгә ямь бирә. Чишмәләребезне күз карасыдай саклау, аларны чиста тоту һәм киләчәк буыннарга тапшыру — һәрберебезнең намус эше һәм изге бурычы. Әсән-Елгада гөрләгән бу бәйрәм туган җиргә булган чиксез мәхәббәтне, табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне һәм халкыбызның бердәмлек рухын тагын бер кат исбатлады. Чишмәләребез җырлап торсын, моңыбыз сүнмәсен! 🎶 Кукмара #ӘсәнЕлга #ЧишмәБәйрәме #Татарстан #летовтатарстане

