🌸 Кукмарада җырлы-биюле «Кичке уен» узды! — 5 июля 2026 г. в 06:21:44.615
🌸 Кукмарада җырлы-биюле «Кичке уен» узды! 4 нче июль көнне Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында чын халык бәйрәме гөрләде. Биредә Мәмәшир, Күкшел һәм Поч-Кучук авыл җирлекләре үзешчәннәре катнашында «Кичке уен» оештырылды. Кичәнең иң матур өлеше — җәйге чәчәкләрдән тәкыя үрү буенча осталык сәгате булды. Тамашачылар бик теләп үзләренә чәчәкле бизәкләр ясарга өйрәнделәр. Бәйрәм дәвамында яңгыраган дәртле җырлар, матур биюләр һәм күңелле уеннар һәркемгә онытылмаслык ял һәм күтәренке кәеф бүләк итте. Җәйге кичләребез шулай җыр-бию белән тырыш һәм күңелле үтсен! #Летовтатарстане #Кукмара #КичкеУен #ЯратканКукмарам

