Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Яу кырында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне... — 9 мая 2026 г. в 05:07:59.985
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Яу кырында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле райондашлар! Сезне, Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән ихластан тәбрик итәм! Сугыш еллары ераклашкан саен, халкыбыз кичергән авырлыкларның, югалтуларның, түземлек һәм батырлыкның чын бәһасе тагын да ачыграк күренә. Татарстан Республикасы Җиңүгә зур өлеш керткән. 700 меңнән артык татарстанлы фронтка киткән, аларның яртысыннан күбрәге кире кайтмаган. Заводлар сугыш техникасы һәм кием-салым җитештергән, авыл хезмәтчәннәре армияне һәм халыкны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин иткәннәр, медицина хезмәткәрләре яраланганнарның гомерен саклап калганнар. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышка районыбыз 12 меңгә якын улын һәм кызын озата. Балтач районы Ватаныбызга сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Геройлары– Габдулла Гарифуллин , Хафиз Сабиров, Хәбибулла Ибраһимов, Василий Булатов, Гайфетдин Гыйльметдинов, Бакый Рәхимовларны биргән төбәк. Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бүген безнең сафларда, райондашларыбызга батырлык үрнәге булып яшәүче ветераныбыз, Балтач муниципаль районының «Мактаулы гражданы» Гыйльван Гыйльмулла улы Гыйльмуллин гына хәерле исәнлектә каршылый. Бүгенге бәхетле тормышыбыз хакына гомерләрен кызганмаган каһарманнар алдында без мәңгелек бурычлы. Бүгенге көндә дә илебез чикләре тыныч түгел. Махсус хәрби операциядә катнашучылар җиңүчеләр буыны эшен дәвам итәләр. Безнең заман геройлары илнең суверенитетын һәм россиялеләрнең иминлеген яклый. Солдатларның үзләренә һәм аларның гаиләләренә күркәм сабырлыклар телим. Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, республика фронтка ярдәм итү өчен берләште. Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүче меңләгән ирекле хезмәткәрләр эшли. Райондашларыбызның батырлыгын горурлык һәм рәхмәт сүзләре белән искә алыйк, хөрмәтебезне белдерик. Илебезгә иминлек, һәрбер гаиләгә тынычлык, бәхет һәм сәламәтлек телим. Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар! Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин. #ЕдинаяРоссия #НашаПобеда

