Гаилә архивыңны тапшыр — тарихың мәңгелеккә кала! — 22 апреля 2026 г. в 06:04:46.724
Гаилә архивыңны тапшыр — тарихың мәңгелеккә кала! Сезнең гаиләгезнең кадерле истәлекләре — шәхси документларыгыз, фотосурәтләрегез, видеоязмаларыгыз — Татарстан Республикасы Дәүләт архивында мәңге саклануын телисезме? «Гаилә архивыңны тапшыр» республика конкурсында катнашып, үзегезнең гаилә тарихыгызны киләчәк буыннарга калдырыгыз һәм 20, 30, 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк оту мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Ничек катнашырга? - Шәхси документларыгызны, фотосурәтләрне, фоно- һәм видеоязмаларны Балтач районы башкарма комитетының архив бүлегенә тапшырыгыз. - Адрес: Балтач шәһәр тибындагы поселогы, Ленин урамы, 45 йорт. - Белешмәләр өчен телефон: 2-56-99. Конкурс нигезләмәсе: - Муниципаль этапта җиңүче гаиләнең архивы Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертелә һәм Дәүләт архивында саклауга куела. - Документлар тапшырылса да, авторлык хокуклары документ ияләрендә кала. Үз гаиләгезнең тарихын саклагыз — киләчәк буыннарга кыйммәтле мирас калдырыгыз!

