🥞 *Җомга коймагы* — 22 мая 2026 г. в 07:39:19.217
🥞 *Җомга коймагы* ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 9️⃣2️⃣дәрес: балалар өчен изге дога кыл. Пәйгамәбәребез: *“Өч кешенең догасы кире кайтарылмас: ата-ана догасы, руза тотучының догасы һәм мосафирның догасы”,*- дип әйткән (Бәйһәкый риваяте). ✅ Ни өчен ата-ана догасы кабул була? Аллаы Тәгалә безне җир өстенә газиз әти-әниләребез аша китерә. Аларның күңелләренә сабыйларына карата тел белән әйтеп, каләм белән язып бетерә алмаслык дәрәҗәдә рәхимлек хисләре сала. Шиксез, ата-ананың баласы өчен кылган догалары аеруча ихласлык белән тулы була, шуңа күрә дә ул догалар Аллаһы каршында аеруча дәрәҗәгә ия булып тора. Галәмнәр Хуҗасы әти-әниләргә шундый өстенлек-дәрәҗә биргән икән, моннан файдаланмау зур гаеп һәм рәхмәтсезлек була. Җир өстендә яшәгәндә, күпмеләребез әти-әниләребезнең изге догалары белән йөрибез. Бәлки, шуларның догасы белән киң ризыкларга, бәракәтле малларга ирешәбездер. Аллаһы ата-ана догасы белән күпме кешеләрне афәтләрдән саклый… Шул ук вакытта, күпме кешеләргә әти-әниләренең яман догалары, рәнҗешләре төшеп, аларның башлары хәсрәттән чыкмый. Ата-аналар да балалары өчен начар, рәнҗешле теләкләрдән саклана күрсеннәр, ачуга бирелеп, авызларыннан сизелмичә дә каргышлы сүзләр чыгып очмасын. Йә, Раббым, әти-әниләребезнең изге догаларында яшәргә насыйп әйлә 🤲

