ГАШУРА КӨНЕ ҖИТӘ — 23 июня 2026 г. в 13:30:04.066
ГАШУРА КӨНЕ ҖИТӘ 🌙 25 июнь – Гашура бәйрәме, Мөхәррәм аеның 10нчы көне. Мөхәррәм ае мөселманнар өчен иң хөрмәтле айларның берсе булып тора. Гашура исә мөхәррәм аеның иң кыйммәтле көне санала. Бу көнне ураза тоту һәм хәер өләшү сөннәт. 🌙 Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи үә сәлләм) 2 көн рәттән ураза тотарга киңәш иткән — Гашура көнне һәм 1 көн алдан яки арттан. Мәсәлән 2026 елда, 24-25 июнь яисә 25-26 июнь көннәрендә тотарга була. Гашура көне уразасы ике көн тотыла. Һич булмаса бер көн генә тотарга да ярый – Гашура көнендә генә. 🌙 Иң элек мөселманнар нәкъ Гашура көнендә ураза тоткан. Ә инде соңрак, Аллаһ тарафыннан Рамазан аенда ураза тоту әмер ителгәч, Гашура уразасы – теләге булган кеше генә кыла торган гыйбадәт булып калган. 🌙 Әҗер-савапка килгәндә, Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи үә сәлләм) бу хакта болай дигән: "Гашура көнендә ураза тотсагыз, узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр". Гашура көне уразасына ният ничек әйтелә? Ният күңелдә булырга тиеш. Тел белән ниятләргә дә мөмкин: "Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Гашура көне уразасын тотарга ният кылдым". 🤲 Кич белән авыз ачкач ифтар догасы укыла: "Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтарътү фәгъфирлии йәә гаффәәрү мәә каддәмтү үә мәә әххәрътү". 🤲 "Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка". 🌙 Гашура көнне ураза тоткан кешеләр олуг савапларга ирешә, ә сәдака биргән кеше, бер бөртек сәдака өчен Өхед тавы кадәр әҗер алыр диелә.

