КЫЗЫЛ КАРЛЫГАН ФАЙДАСЫ — 26 июня 2026 г. в 07:38:26.048
КЫЗЫЛ КАРЛЫГАН ФАЙДАСЫ Бакчаларда карлыганнар да өлгерә башлады. Яңа өлгергән кызыл карлыганны авыз итү организм өчен искиткеч файдалы, диләр табиблар. 🔴 Ул – витаминнар, минераллар һәм башка файдалы матдәләрнең кыйммәтле чыганагы. 🔴 Составындагы С витамины иммун системасын стимуллаштыра, инфекцияләргә каршы торучанлыкны арттыра һәм салкын тигәндә сәламәтләнүне тизләтә. 🔴 Калийга бай, ул исә кан басымын тиешле нормада тотарга ярдәм итә. 🔴 Антиоксидантлар кан тамырларын ныгыта һәм атеросклероз куркынычын киметә. 🔴 Канны тазарта, эч катуны, организмда агулы матдәләр туплануын булдырмаска ярдәм итә. 🔴 Азканлылыкны профилактикалуда ярдәм итә. Аңарда булган тимер кан оешуы өчен һәм организмда тимер кытлыгын кире кагу өчен кирәк. 🔴 Витаминнар һәм антиоксидантлар, сыгылмалырак итеп, тире торышын яхшыртырга ярдәм итә. 🔴 Шулай ук чәчләрне ныгыта. Кызыл карлыганны яратучылардан – ❤️

