БАШКОРТСТАНДА БЕНЗИН БЕЛӘН ХӘЛЛӘР НИЧЕК? — 30 июня 2026 г. в 05:39:07.860
БАШКОРТСТАНДА БЕНЗИН БЕЛӘН ХӘЛЛӘР НИЧЕК? Бу уңайдан төбәк җитәкчесе Радий Хәбировның төп фикерләре: ✔️Бүген төп бурыч – базарны ягулык белән тәэмин итү һәм шау-шуны бетерү. ✔️АЗСларга ягулык китерү 1,5 тапкырга арттырылган да инде. Нефть эшкәртү заводлары көчәйтелгән режимда эшли. ✔️Хакимият бу проблема халык аркасында килеп чыкты дип санамый. Республика Башлыгы сүзләренчә, гаеплеләрне эзләргә түгел, ә логистиканы җайга салырга һәм ягулык белән тотрыклы тәэмин итәргә кирәк. ✔️ Ажиотажны киметү өчен ягулыкны канистрларга җибәрү вакытлыча тыела. Шәһәр һәм район башлыкларына бу карарның үтәлешен шәхсән контрольдә тоту йөкләтелде. ✔️“Башнефть” шәхси АЗСларның бер өлешенә дә ягулык җибәрә башлады. Бу районнардагы хәлне тотрыклыландырырга һәм бәяләрнең кискен артуына юл куймаска ярдәм итәчәк. ✔️ Ягулык бәясен нигезсез күтәргән компанияләрне тикшерәчәкләр. Аларның гамәлләренә тиешле бәя биреләчәк. ✔️АЗСларка чиратлар инде кими, ә ягулык белән тәэмин итү проблемасын атна ахырына кадәр тулысынча җайга салырга планлаштыралар. ❗️“Төп бурыч – шау-шу дулкынын киметү. Кешеләр тынычлангач, максатка ирештек дип әйтергә мөмкин булачак”, – диде Радий Хәбиров.

