Күз тиюгә каршы укыла торган дога — 30 июня 2026 г. в 01:00:02.238
Күз тиюгә каршы укыла торган дога Күз тиюдән "Фатиха" һәм "Аятел-Көрси" аятьләреннән соң шушы аятьләр укылыр: "Вә иййәкәәдүлләзиинә кәфәруу ләйүзликуунәкә би әбесаариһим ләммәә сәмигуз-зикра вә йәкуулүүнә иннәһүү ләмәҗнүүн. Вәмәә һүә илләә зикрул-лил-гааләмиин". (Дөрестән дә, кяферләр сиңа булган дошманлыкларыннан Коръәнне ишеткәндә сиңа киләләр, начар карашлары белән сиңа зарар китерергә телиләр. "Ул бер мәҗнүн", — дип әйтәләр. Хәлбуки, Коръән галәмнәр өчен бер үгет-нәсыйхәттер. ("Каләм" сүрәсе, аять 51-52). Бу аятьләрне укыганнан соң: "Әгуузү бикәлимәәтил-ләәһит-тәәммәти мин күлли шәйтаанин вә һәәммәтин вә мин күлли гайнин ләәммәһ..." (Бөтен шайтаннардан, зәһәрле хайваннардан һәм күзе тигән һәр начар күздән Аллаһы Тәгаләнең кимчелексез һәм тулы кәлимәләренә сыенамын).

