Эш башлар алдыннан әйтелә торган иң мөһим сүзләр — 28 июня 2026 г. в 02:00:04.216
Эш башлар алдыннан әйтелә торган иң мөһим сүзләр Бисмилләһ (иң кыскасы) Текст: بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ Транскрипция: Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Тәрҗемәсе: "Шәфкатьле һәм рәхимле Аллаһ исеме белән башлыйм". 🤲 Эшләрне җиңеләйтү догасы Текст: رَبِّ يَسِّرْ وَلَا تُعَسِّرْ رَبِّ تَمِّمْ بِالْخَيْرِ Транскрипция: Рабби йәссир вә лә түгассир, Рабби тәммим бил-хәйр. Тәрҗемәсе: "Раббым! Бу эшемне җиңеләйт, авырайтма. Раббым, бу эшемне хәерле ахырына җиткер". 🤲 Рөстәм хәзрәт Хәйруллин блогыннан.

