Сагыш тулы көнбагыш 🌻 — 27 июня 2026 г. в 15:50:04.162
Сагыш тулы көнбагыш 🌻 Ул, үзен-үзе белештермичә, аяк очында гына карак сыман өйдән чыкты. Ут та кабызмады. Бүген килеп аңардан ничек өйдән чыкканын сорасалар, хәтта җавап та бирә алмас иде. Ишек төбендә яткан беренче пар галушны аягына эләктерде дә абзар ихатасы аша ындырга чыкты. Әнә тулышкан ай яктысында аның корбаннары – өч алтын көнбагыш – бакча уртасында утыра. Бәрәңге сабакларын сындыра-сындыра, абына-сөртенә, галушына тулган колорадо коңгызларын да исәпкә алмыйча (ул алардан җирәнә иде), хатын көнбагышлар янына ашыкты. Нурсөя, ачынып, аларны бар көченә йолкырга тотынды. Беләкләре көнбагыш яфракларына сыдырылып бетте, уч төпләре ямь-яшел булды. Күпме булашканын хәтерләми дә яшь хатын. Иң соңыннан сыналмый калган көнбагыш сабагын аягы белән егып, сындырып куйды. Шуннан гына канәгать калды. Ниндидер авыр й өктән арынгандай хис итте үзен. Үкенер Нурсөя, үкенер бу вәхшилегенә. Тик инде соң булыр... Дәвамы 👉 https://omet-rb.com/articles/d-biyat/2022-09-17/sagysh-tuly-k-nbagysh-2954447

