Тәмле лимонад рецепты🍹 — 5 июля 2026 г. в 11:12:09.144
Тәмле лимонад рецепты🍹 Бүгенгедәй эссе көнне ☀️ бу лимонад сусынны басар өчен бик шәп булып калачак 😋 Кирәк булачак: - 300 г шикәр, - 250 г су, - 1 лимон, - 1 әфлисун, - 1 лайм (ансыз ясасагыз да була), - газлы (тозсыз) минераль су. Җимешләрнең цедрасын угыч аша уабыз. Шуңа шикәр кушып, болгатабыз. Су салабыз. Лимон, әфлисун һәм лайм сутын кушабыз (кул белән сыгарга да мөмкин). Сутлы шикәрле катнашманы утка куябыз һәм кайнап чыккач, 4 минут кайнатабыз. Сиропны суытабыз. Сөзәбез һәм минераль су кушабыз. Тәмен үзегез чамалый аласыз. Баллырак булсын дисәгез, минераль суны азрак кушарга. Әчкелтем яратсагыз, минераль суны күбрәк кушарга. Бөтнек яфраклары, туңдыргычтан боз да кушарга мөмкин. ✅ Бик тәмле эчемлек килеп чыга! 💯

