Мөселман өчен сакал йөртү мәҗбүриме, әллә түгелме? — 5 июля 2026 г. в 02:00:03.118
Мөселман өчен сакал йөртү мәҗбүриме, әллә түгелме? Бу сорауга "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин болай дип җавап бирә: – Безнең хәнәфи мәзхәбендә сакал – сөннәт, ягъни, хупланыла торган саваплы гамәл. Шуны истә тотарга кирәк, сакалны тулысынча кыру тыела. Мәсәлән, кыл сакал булырга, аннан әз генә озынрак булырга мөмкин, тик һәр очракта каралган, пөхтә булырга тиеш. Ә сакалны тулысынча кырып бетерү исламда тыелган. Кыскартып тору рөхсәт ителә.

