Дуңгызның🐷 мөселманнар өчен хәрам булуын беләбез. Дуңгыз итен ашау Коръән тарафыннан т... — 22 августа 2026 г. в 09:00:07.636
Дуңгызның🐷 мөселманнар өчен хәрам булуын беләбез. Дуңгыз итен ашау Коръән тарафыннан тыела.Ә донор сыйфатында аны кулланырга ярыймы?🤔 Чөнки соңгы чорда дуңгыз органнарын кешегә күчереп утырту буенча клиник сынаулар еш үткәрелә. Моның турында язган идек👉УКЫЙ аласыз. Монда тагын бер 👉ХӘБӘР бар. Әлеге сорауга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап биргән. – Коръәндә дуңгызның хәрам булуы әйтелә. Ләкин сәламәтлек өчен мөһим булганда, искәрмә бар, ягъни аерым очракларда Аллаһы Тәгалә дуңгыз итен ашарга һәм кулланырга рөхсәт итә. Бу турыда Коръәннең “Маидә” сүрәсенең 3нче аятендә: “Үләксә, кан, дуңгыз ите, Аллаһтан башкасы өчен чалынганнардан тыш, буылган, кыйналган, егылып төшкән хайван ите сезгә хәрам булды... Кем дә кем үлмәслек кенә ашау чигеннән чыгу һәм ләззәтләнү өчен ашау кебек бер гөнаһка авышмыйча, нык ачлык хәлендә чарасыз калып, ашарга мәҗбүр булса, һичшиксез, Аллаһ гафу итүче, рәхимле”, – диелә. ❗Ягъни кеше үләр дәрәҗәдә ачыкса, мөселман кешесе җан саклар өчен, ачтан үлмәс дәрәҗәдә генә дуңгыз итен ашый ала. Шуннан чыгып әйткәндә, пациентка исән калу өчен дуңгыз йөрәген донор итеп куюдан башка чара калмаганда, рөхсәт ителә, – дип ачыклык керткән ул.

