🎉Өчләтә шатлык: Уфада бер гаиләдә өч игезәк бала туган🎈 — 22 августа 2026 г. в 04:04:01.453
🎉Өчләтә шатлык: Уфада бер гаиләдә өч игезәк бала туган🎈 👶👶👶 Республика клиник перинаталь үзәгеннән өч игезәкне: Николь, Полина һәм Левны чыгарганнар. Әниләре белән хәзер алар өйләренә кайткан. 👶Сабыйлар 15 июльдә 1400, 1480 һәм 1850 грамм авырлыкта һәм 43, 46 һәм 48 см зурлыкта туган.❤ Башта алар реанимациядә, аннары яңа туган сабыйлар патологиясе бүлегендә яткан. Үсеп, авырлыклары 2200, 2620 һәм 2800 граммга кадәр җиткәч, чыгарганнар.❤ Шул вакыт эчендә әниләре 👧Оксанага бала табу йортында ике ай яшәргә туры килгән. 👦Әтиләре – махсус хәрби операциядә катнашучы. Сабыйларга сәламәт, бәхетле һәм пар канатлы булып үсүләрен телибез. ❤

