«Сәнгать ясалма булалмый» — 19 августа 2026 г. в 05:18:00.968
«Сәнгать ясалма булалмый» 🎤Салават Фәтхетдинов ясалма интеллектка каршы чыккан.⛔ ⭐Татарстанның халык, РФ атказанган артисты Салават Фәтхетдинов иҗатта ясалма интеллектка каршы булуы турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, ул беренче көннәрдән үк ИИ кертүгә каршы булган. Ясалма интеллект аграр секторда, медицинада, бәлки, хәрби программаларда һәм кайбер башка тармакларда булсын, әмма сәнгатькә ул зур зыян китерәчәк. Сәнгать ясалма булалмый , – ди Салават Фәтхетдинов җырчы Рафил Җәләлиевның ясалма интеллект музыканы үзгәрттеме дигән соравына.

