ХӘТЕРДӘН ҖУЕЛМАС БАЛАЧАК — 30 июля 2026 г. в 15:00:02.872
ХӘТЕРДӘН ҖУЕЛМАС БАЛАЧАК Әмма шул вакытта үги әтине төрмәгә утыртталар. Безгә, ниһаять, тынычлык килгән кебек тоелды. Ләкин язмыш безне тагын сынады. Бу мизгелне хәтеремнән беркайчан да сызып ташлый алмадым. Кемдер битемә өреп: «Проснись, любовь моя», — дигән тавышка уянырга тырышам. Күземне ачсам, карават янымда исерек егет утыра. Ул әкрен генә кулын мин яткан юрган астына шудыра башлады. Мин ул вакытта, күрәсең, беренче сыйныфны гына тәмамлаган идем, а аңа 20 яшь тирәсе. Сикереп торып утырдым. Карасам, әни өйдә юк. Тышта инде таң ата башлаган, томан. Янымда Оксана сеңлем йоклый, күрше караватта Лилия. Әни генә юк. Тулысынча язманы укырга...

