АЛМАДАН ЖЕЛЕ — 30 июля 2026 г. в 13:53:33.992
АЛМАДАН ЖЕЛЕ 3 кг чистартылган алмага 1,8 - 2 литр су саласы. Суны алманың сусыллыгына карап өстисе. 40 минут кайнатасыз. Әзрәк суынгач, марляга салып, сөзәсез. Кулыгыз белән суын сыгып бетерәсез. Агып чыккан массаны, үлчәп, кәстрүлгә саласыз. Әни массаны стаканлап үлчәгән. 8 стакан масса чыккан. 1/1 итеп шикәр комы саласыз. 4 стаканын массаны кайнатырга куйганда саласыз, салгач, 20 минут кайнатасыз. 4 стаканын газны сүндергәч саласыз. 3 кг алмадан 2,5 литр желе чыккан. Бик тәмле була😍 Марляда калган массадан әни гадәттә как ясый. Алмадан кайнатма, желе ясыйсызмы?

