Муравейник
Муравейник Рецепты: Камыр: 📝 Акмай 250 гр 📝 Шикәр комы 0,5 стакан 📝 Йомырка 2 шт 📝 Сода бераз 📝 Он 400 - 500 гр Крем: 📝Сгущенка 1 банка (әни ясаган) Каты майны кыргыч аркылы кырасыз, шикәр комы кушып яхшылап болгатасыз. Аннан калган ингредиентларны кушасыз. Әзер камырны холодильникта 1 сәгать тотасыз. Вакыт үткәч, камырны иттарткычтан чыгарасыз. Камырны табага җәеп, духовкада 30 - 35 минут пешерәсез (180 градус) Пешкән камырны табакка салып бераз суытасыз, өстенә крем агызасыз. Таучык ясап куясыз. Тәмле булсын❤️