КАТЫК
КАТЫК Калын төпле кәстрүлгә сөтне саласыз, әкрен генә кайнатырга куясыз. Сөт кайнап чыкканнан соң, газны кысып куясыз, әкрен генә кайнасын. Әгәр дә катык куерак кирәк булса, бер сәгать кайнатасы, сыеграк кирәк булса, кайнап чыгуга сүндерәсе. Вакыт үткәч, газны сүндереп, сөтне якынча кырык градуска кадәр суытасыз. Алдан әзерләп куелган заквасканы саласыз. Яхшылап болгатасыз. Яхшылап каплап куясыз. Ун - унике сәгатьтән катык әзер булырга тиеш. Катыкның оеткылыгын алып калып, кабат катык ясарга була. Чөгендерне пешереп яисә пешермичә салырга була) Катык яратучылардан - ❤️