Габдулла Тукай иҗатында «әйләнүче дәрвишләр» — 20 августа 2026 г. в 10:00:04.630
Габдулла Тукай иҗатында «әйләнүче дәрвишләр» "Тукай иҗатында пантеистик суфичылык юнәлешенә хас хосусиятләрнең дә зур урын алып торуы татар әдәбияты галиме, Шәрыкъ әдәбиятлары белгече Резеда Ганиеваның «Шагыйрьнең рухи дөньясы» (2002), «Габдулла Тукай иҗатында төрек мотивлары» (2014) хезмәтләрендә яктыртыла. Шәрык Ренессансының мистик шагыйре, мәүләвиләр тәрикатенә нигез салучы Җәләлетдин Руми иҗатының галәмдәге бөтен нәрсәне Аллаһ дип карау, Кеше һәм Хак арасына тигезлек билгесе кую, Аллаһ белән кушылу максатында тавышлы зикер әйтеп, әйләнеп бию, ягъни сәма башкару кебек сыйфатларын үзенә сыйдырган түгәрәк ясап «әйләнүче дәрвишләр»нең фәлсәфи эстетик һәм этик фикерләренә аваздашлык Тукай әсәрләрендә төрле образлар, гыйбарәләр һәм символларда чагылыш таба. «Ифтирак соңында», «Гыйшык бу, йа!», «Дәрдемәнд дәгелмәем?», «Мәхү идәрмисән?», «Сөеклемнең кабер ташында» кебек газәлләр мәхәббәт темасын суфичылык әдәбияты элементлары аша яктырткан тулы бер циклны тәшкил итә. «Мәүләна» тәрикате фәлсәфәсе аллюзия, реминисценция кебек интертекст алымнары аша татар шигъриятенә үтеп керә. Мәсәлән, «Гыйшык бу, йа!» шигырендә «Бән дә хәүлеңдә сәнең дәүранаем, дәүранаем», «...бер кәррә бундан ит мөрүр; / хаке паеңдә сәнең ауланаем, ауланаем», «ләхдә кадәр салланаем, салланаем» дигән юллар дәрвишләрнең сәмасын хәтерләтә. Планеталарның үз күчәре һәм Кояш тирәли бертуктаусыз хәрәкәтен символлаштырган сәма вакытында Руми, үзе үзәктә торып, көйләп, шигырь әйткән, аның тирәсендә мөритләр түгәрәк хасил итеп, әйләнеп йөргәннәр, шуңа күрә аларны «әйләнүче дәрвишләр» дип атаганнар. Тукай шигырендә лирик геройның үз-үзен тотышы («әйләнүе», «тәгәрәүе», «тирбәлүе») сәма биюен башкаручы гашыйк суфи белән охшаш хәтерләтә («яндым наре һиҗраныңда бән», «бән шәһидем дәр мәх, дәр бәлаем», «юк тәгали гыйшыка бәйнәл-әһали та әбәд», «тәхтесәрада бер сәраем»). Үлем, «җир астында туфракка әйләнү» кебек яшерен мистик эчтәлек аша сөйгән яр (Аллаһ) белән кушылу мотивы, фәнә фәлсәфәсе, ягъни Аллаһка кире кайту, Аллаһның хозурына ирешеп юкка чыгуы яктыртыла. Тукайның «Сөеклемнең кабер ташында» шигырендә дә «Мәснәви»нең «Мин һәм син» дигән бүлектә, гашыйк җанның сөйгәне белән кушылып, юкка чыгу, илаһи мәхәббәт темасы кабатлана: «Теперь ты понял тайну бытия: / с твоею сутью слита суть Моя. Ты – это Я» (Д.Щедровский тәрҗ.) дигән юллары Тукайның «Без яр идек: сән бән идең, бән сән идем», «мәүтең, шөбһәсез, мәүтем дорыр», «Үлмәде, үлсәң дә, күңлемдә сәнең дәрдең һәнүз» кебек мисрагълары белән аваздаш. Җаек каласы – Европа һәм Азия кисешкән нокта – Габдулла Тукайның шигъри ватаны һәм татар Яңарыш әдәбиятының беренче нигез ташлары салынган урын. Җир шарының ике кыйтгасы бергә тоташкан шәһәрдә иҗат итү Тукай шигъриятенең әдәби-мәдәни традицияләргә мөнәсәбәтен үзенчәлекле итеп формалаштыра. Җаек каласында, татар вакытлы матбугаты барлыкка килгәнче, «Мотыйгыя» мәдрәсәсе шәкертләре чыгарган кулъязма «Әлгасрелҗәдид» журналының 1904 елгы ноябрь санында ук Габдулла Тукайны «мәдрәсәнең әдибе вә шагыйре» дип таныйлар. Подробнее: https://milliard.tatar/news/gabdulla-tukai-iatynda-ailanuce-darvislar-10218

