Баскетбол буенча мастер- класс 🏀 — 21 мая 2026 г. в 14:45:39.159
Баскетбол буенча мастер- класс 🏀 Кичә безнең гимназиядә чын баскетбол бәйрәме булды! Дмитрий Кулагин исемендәге Баскетбол Академиясе ачык дәресе кысаларында укучылар күңелле эстафеталарда актив катнаштылар, Валентин Сергеевич Юрчик һәм Максим Александрович Будко белән 1х1 уенында көч сынаштылар. 💪🔥 Эмоцияләр ташып торды! Балалар бәйгеләрдә үзләрен чын спортчылар итеп күрсәтте. Чара ахырында һәр катнашучыны Академиядән татлы күчтәнәчләр дә көтте 🎁 Рәхмәт барыгызга — энергия, спорт рухы һәм күтәренке кәеф өчен! 🫶🏻 Яңа очрашуларга кадәр! ✨

