2025-2026 нчы уку елы нәтиҗәләре буенча тантаналы линейкалар✨ — 23 мая 2026 г. в 09:11:04.851
2025-2026 нчы уку елы нәтиҗәләре буенча тантаналы линейкалар✨ 22 нче май көнне гимназиядә уку елы нәтиҗәләре буенча тантаналы рәвештә линейкалар үткәрелде. Линейкалар барышында төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, гимназия тормышында актив катнашкан укучыларыбыз бүләкләнделәр👏 💬Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна җәйге каникул вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде: ✅ юлда велосипед, шәхси мобильлек чараларында йөргәндә, тимер юл транспорты объектларында игътибарлы булырга; ✅ бары тик рөхсәт ителгән, махсус җиһазландырылган сулыкларда гына су коенырга; ✅ ут, шырпы белән сак булырга; ✅ социаль челтәрләрдә таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска, шикле сылтамаларга басмаска; ✅ шәхси мәгълүматны хәбәр итмәскә, чит кешәләргә акча күчермәскә. Барлык кагыйдәләрне үтәгәндә генә ялларыбыз имин һәм файдалы узачак!💯

