Россия "Кызыл Хач" оешмасы инструкторыннан осталык дәресе⛑️ — 20 мая 2026 г. в 17:10:34.809
Россия "Кызыл Хач" оешмасы инструкторыннан осталык дәресе⛑️ Бүген гимназиябездә Россия «Кызыл Хач» инструкторы 7-8 сыйныф укучылары өчен мастер-класс үткәрде. Чара беренче ярдәм күрсәтү буенча белемнәр туплау максатыннан оештырылды. Инструктор укучыларга беренче ярдәм итүнең төп ысулларын, йөрәк-үпкә реанимациясе алымнарын, кан саву һәм яраларны эшкәртү ысулларын күрсәтте. Мастер-класста катнашучы укучыларыбыз теоретик өлешне тыңлап кына калмыйча, практикада да күнекмәләр эшләде. Мондый чаралар балаларыбыз арасында куркынычсызлыкка карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә💯

