Перейти к содержимому
Максиметер

24 нче сентябрь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Салават күпере" журн...

24 нче сентябрь көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Салават күпере" журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Зиятдин кызы Ярмиева кунакта булды. Укучылар "Салават күпере" журналын сәхнәдән җыр-бию, уеннар аша "укыдылар", журналның серле ачкычын шулай ачтылар. Балаларның чыгышыннан күренгәнчә, 36 нчы ел чыгып килүче әлеге журнал матурлыкка, әдәпкә, тәрбиялелеккә өндәүче генә түгел, ә чын-чынлап дуслык күпере. Очрашу барышында Гөлназ Зиятдин кызы "Салават күпере" журналы тарафыннан фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә, шагыйрь Г.Тукайның 140 еллыгы уңаеннан үткәрелгән Республикакүләм бәйгедә лауреат булган укучыларга һәм аларның җитәкчесе Зөлфия Фәвәдис кызы Шәемовага дипломнар һәм бүләкләр тапшырды, мөгаллимнәр һәм балалар бакчасында хезмәт куючы педагогларга ярдәмлек булырлык заманча зәвыклы журналның мөмкинлекләре белән таныштырды. Музыкаль-әдәби очрашу укучыларның үзләрен кызыксындырган сораулары белән үрелеп барды. Кунаклар мәктәп тормышы, музей эшчәнлеге белән якыннан танышты. Чара татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

301 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

241 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.