МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского МР РТ
Образование · 28 октября 2026 г.
🎓🏫Актаныш районы мәгариф системасының эшчәнлеге югары бәяләнде
🎓🏫Актаныш районы мәгариф системасының эшчәнлеге югары бәяләнде Яр Чаллы шәһәренең 39 нчы күппрофильле лицее базасында Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында мөһим очрашу узды. Чара барышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Күзәтчелек департаменты вәкилләре белән мәгариф өлкәсендәге иң актуаль мәсьәләләр буенча эшлекле әңгәмә (собеседование) үткәрелде. Район делегациясе составында Мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, җитәкченең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Динара Исламова һәм методист Илина Акмалова катнашты. Җитәкчеләр җиткергән хисаплар, тәкъдимнәр һәм җанлы фикер алышулар нәтиҗәсендә, Актаныш районы мәгариф системасының күрсәтелгән юнәлешләрдәге нәтиҗәле эшчәнлеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Күзәтчелек департаменты вәкилләре тарафыннан югары бәяләнде.