Перейти к содержимому
Максиметер

27 нче апрель көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Саҗидә Сөләйманова ис...

27 нче апрель көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе, "Мәйдан" журналы хезмәткәре, 2026 нчы елда Габдулла Тукай исемендәге мәртәбәле премиягә лаек булган, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән очрашу булды. Кичә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр. Лилия Фаис кызы Сираеваның олы шатлыгын уртаклашу өчен, иң башта туган якларга,туган мәктәбенә ашыгуы укучыларыбыз өчен үзе үк зур тәрбия чарасы булды. "Мин матурлык эзлим бу дөньядан " дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара мөгаллимнәр тарафыннан башкарылган "Мин яратам сине, тормыш" җыры белән дәвам итте. Шагыйрә балалар алдында шигырьләрен укып кына калмады, аларга шигьрият серләре, татар теле язмышы, мәхәббәт, яшәү матурлыгы хакында сөйләде. Кайда гына йөрсә дә, нинди үрләргә менеп, мәртәбәле урыннарда чыгыш ясап, уңышларга ирешсә дә, туган мәктәбе сәхнәсенең үзе өчен иң кадерле,югары биеклек икәнен ассызыклады.

939 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

241 подписчиков · Госорганы и учреждения

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Госорганы и учреждения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.