Перейти к содержимому
Максиметер

🚌 Актаныш районына яңа мәктәп автобусы тапшырылды

🚌 Актаныш районына яңа мәктәп автобусы тапшырылды Казанда Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетларына яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды. Чарада Актаныш районы делегациясе дә катнашты. Делегация составында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, шулай ук районның мәгариф оешмаларыннан укытучылар һәм хезмәткәрләр бар иде. Раниза Шакирова республикадагы мәгариф идарәләре исеменнән Рөстәм Миңнехановка балаларны куркынычсыз һәм уңайлы транспорт белән тәэмин итүгә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. 📌 Бүген Татарстанда 901 мәктәп автобусы 963 маршрут буенча 31 меңнән артык баланы йөртә. 2020–2025 елларда республикада 707 яңа мәктәп автобусы сатып алынган.

205 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

240 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.