МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского МР РТ
Образование · 8 октября 2026 г.
Кичә, 7 октябрь көнне, Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Укытучылар көненә ба...
Кичә, 7 октябрь көнне, Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Кичәдә мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, хезмәт алдынгыларына һәм һөнәри бәйгеләрдә уңышка ирешкән педагогларга бүләкләр тапшырдылар. Тантанада районның төрле белем бирү оешмаларында эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр, яшь педагоглар һәм күпьеллык хезмәт юлы үткән остазлар хөрмәтләнде. Бәйрәм җыр-моң, котлаулар һәм истәлекле фотолар белән үрелеп барды.