МУ "Управление культуры" Арского муниципального района РТ
Образование · 3 июля 2026 г.
СӘЛАМӘТ ТӘНДӘ - СӘЛАМӘТ АКЫЛ!☀💪🌺 — 3 июля 2026 г. в 19:41:29.463
СӘЛАМӘТ ТӘНДӘ - СӘЛАМӘТ АКЫЛ!☀💪🌺 #Татарстандаҗәй Сәламәтлек - ул балачактан ук сакларга кирәк булган кыйммәтле бүләк. Балаларда сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү, аны кызыклы һәм мавыктыргыч икәнен күрсәтү максатыннан, “Татарстанда җәй” проекты кысаларында Арча 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” дип исемләнгән чара оештырылды. Төрле уеннар һәм физик күнегүләр эшләп, балалар үз сәламәтлекләрен кайгыртуның мөһимлегенә төшенделәр, бик күп уңай хис-кичерешләр, күтәренке рух һәм яхшы кәеф алдылар. Ә яхшы кәеф - сәламәтлек нигезе ул! 😁👌 #Арсккультура #детскаябиблиотека #Арскаяцентральнаябиблиотека #ЛетовТатарстане

