МУ "Управление культуры" Арского муниципального района РТ
Образование · 17 июля 2026 г.
"СӨЛГЕЛЕ КАПКА" V АЧЫК ФОЛЬКЛОР ФЕСТИВАЛЕ УЗДЫ — 17 июля 2026 г. в 16:33:12.282
"СӨЛГЕЛЕ КАПКА" V АЧЫК ФОЛЬКЛОР ФЕСТИВАЛЕ УЗДЫ Бүген районыбызның Ташкичү авылында "Сөлгеле капка" V ачык фольклор фестивале узды. Һава торышының көйсезләнеп торуы да комачауламады, көннең салкынлыгы да сизелмәде, җыр-моң сөючеләр мәйданны кыздырды. Фестивальдә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Мәдәни мирасыбызны саклаучы, киләчәк буыннарга җиткерүче коллективларның булуы куандыра. Быел гаризалар саны 100 дән артты. Арча, Аксубай, Апас, Алексеевск, Биектау, Балык Бистәсе, Балтач, Зәй, Казан, Кама Тамагы, Кукмара Киров, Лаеш, Мари Турек, Нурлат, Оренбург, Питрәч, Сарман, Самара, Тукай, Теләче Югары Ослан, Яшел Үзән, Әтнәдән килгән иҗат коллективлары чыгыш ясады. Алар "Халык җыры", "Халык биюе", "Инструменталь башкару", "Фольклор этнографик күренеш" номинацияләрендә иҗади номерларын тәкъдим иттеләр. Фестиваль кунакларны Ташкичү авылы Мәдәният йортында каршы алудан башланды. Шушы бәйрәмгә нигез салучы "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы һәр кунакны җырлап сәламләде. Бәйрәмгә килүчеләр традицион рәвештә фестиваль мәйданына җырлап, авыл урамнарына гармун моңы яңгыратып төштеләр. Әлеге күркәм мизгелгә Арча муниципаль район башлыгы Алмаз Хисаметдинов та кушылды. Исеменнән күренгәнчә, фестивальнең нигезендә сөлге тора. Сөлге - халкыбызның йөз аклыгы, милли бәйрәмнәребездә колгаларда җилфердәүче гаилә ядкаре дә, халык йолаларының бер төсмере дә. Фестивальдә сөлгеләрнең кулланылышын, аларның әһәмиятен күрсәтү максатыннан быел да сөлгеләр парады узды. Һәр коллектив үз якларына хас чигү алымнары белән эшләнгән сөлгеләр тотып мәйдан урады. Фестиваль дуслык күпере дә төзи. Бер мәйданда мари, керәшен, рус, татар милләте вәкилләре чыгыш ясады. Татар традицион мәдәниятен саклау, районыбыз халкына фольклор иҗаты чыганакларын, халкыбызның бай халык авыз иҗатын, рухи мирасын ирештерү, онытыла бара торган борынгы йолаларны, халык җыр-биюләрен саклап калу, популярлаштыру һәм киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы коллективларның иҗади тәҗрибә уртаклашу максатында үткәрелүче әлеге фестиваль дәвамлы булсын. #АрскКультура #АрскийРДК

