МУ "Управление культуры" Арского муниципального района РТ
Образование · 17 июля 2026 г.
✨“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” — 17 июля 2026 г. в 11:12:18.622
✨“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Россиядә халыклар бердәмлеге елы, Бердәм фольклор көне уңаеннан “Татарстанда Җәй” проекты кысаларында Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте каршында оештырылган татар теле буенча сөйләм практикасы үстерү юнәлешендәге «Без – Тукай оныклары» төбәкара җәйге ял аланында тәрбияләнүче балалар өчен халык уеннарыннан торган уенчат уздырдылар. Һәрбер кеше үз халкының үткәнен, бабайларының ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгельләнгәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Алып баручылар милли киемнәрдән балаларны сәламләде, уенчатның тәртибе белән таныштырып уздылар. Катнашучылар командаларга бүленеп, рус, татар, кавказ, төньяк халыкларының милли гореф гадәтләре, йолалары, уеннары белән танышып милли станцияләрдә төрле биремнәр үтәделәр. Һәр үтәгән бирем өчен командаларга төрле төстәге тасмалар бирелде. Ахырдан барлык командаларның әйдәп баручылары “бердәмлек тасмасын” тулы бер толым итеп үрделәр, зур түгәрәк ясап әйлән-бәйлән йөрделәр. #АрскКультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека #ЛетоВТатарстане #ТатарстандаҖәй

