Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кушарская основная общеобразовательная школа"
Образование · 2 июня 2026 г.
Бүген "Әкият" ял һәм сәламәтләндерү лагерендә "Табигатьне саклау" көне узды. Безгә куна... — 2 июня 2026 г. в 20:23:14.398
Бүген "Әкият" ял һәм сәламәтләндерү лагерендә "Табигатьне саклау" көне узды. Безгә кунакка "Ашыт " заказнигы хезмәткәрләре килде. Балалар өчен бик күңелле булган табигатьне саклауга юнәлдерелгән чара узды. Әлеге чарада балалар отрядлар арасында әйләнә-тирәбезне өйрәнүгә, усемлекләр, хайваннар турында булган биремнәрне үтәделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. Чарага нәтиҗә ясап, кунакларыбыз балаларга истәлек бүләкләре тапшырдылар. Көнебезнең икенче яртысында тагын бер кызыклы мастер класс узды. Күшәр авылы мәдәният йорты хезмәткәре Гаффарова Ф. А. балалар белән матур поделкалар эшләделәр . Очрашу кызыклы һәм мавыктыргыч узды.

