Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кушарская основная общеобразовательная школа"
Образование · 30 мая 2026 г.
Бүген "Әкият" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда "Халыклар дуслыгы" көне узды. Укучыларыбы... — 30 мая 2026 г. в 14:59:26.492
Бүген "Әкият" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда "Халыклар дуслыгы" көне узды. Укучыларыбыз төрле халыкларның традицияләре белән таныштылар, видеофильм карадылар. Татар халкыбызның милли бизәкләре төшерү буенча бик күңелле мастер- класс та узды. Балаларның эшләре лагерь почмагында эленеп куелды. Шулай ук укучыларыбыз өчен бүген бик файдалы очрашу узды. Алар беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр, практик белемнәр алдылар.

