Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кушарская основная общеобразовательная школа"
Образование · 30 мая 2026 г.
Бүген "Әкият" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда "Сәламәтлек" көне узды. Көнебез иртәге ра... — 30 мая 2026 г. в 14:59:26.623
Бүген "Әкият" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда "Сәламәтлек" көне узды. Көнебез иртәге разминка, сәламәтлекне саклау буенча әңгәмә, күңелле спорт уеннарына багышланды. Балаларыбызны скакалкада сикерү ярышында да сынап карадык, җиңүчеләр дә билгеләнде. Көнебезнең икенче яртысы музей почмагында булган экспонатлар белән танышуга багышланды. Биредә укучылар мәктәп тарихына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, Әфганстан һәм Чечня юлларын үткән, махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызга багышланган стендлар белән таныштылар. Музеебызда сакланучы элеккеге авыл тормышында кулланылган экспонатлар белән бик кызыксындылар. Көнебез бик файдалы һәм мавыктыргыч булды.

