Муниципальное бюджетное учреждение культуры "Агрызская централизованная библиотечная система"
Образование · 20 июня 2026 г.
#АгрызскаяЦБС — 20 июня 2026 г. в 09:53:55.996
#АгрызскаяЦБС #Салаушскаясельскаябиблиотека #Күргәзмә #АвыляшиДеревняживет Татарстанда "Авыл яши -Деревня живет" исемле проект дәвам итә. Бу проект авыл җирлекләрендә эшмәкәрлекне үстерү, яшьләрне бу хезмәткә тарту, үстерү өчен эшләнелә. Шул уңайдан китапханәдә "Авыл яши" исемле күргәзмә куелды. Авылыбыз басулары буш түгел, күкрәп иген үсә, далаларында эре терлек көтүләре йөри. Үз хуҗалыгында тавык, каз, үрдәк, чеби, куян , сарык, кәҗә һәм башка терлекләр асрый һәм үрчетә авыл халкы. Бәрәңге, кәбестә, кабак, чөгендер, кишер, суган, сарымсак та, утыртыла авыл бакчаларында. Яшь буын үсә. Гаиләләрдә егет һәм кызларны хезмәт тәрбиясе белән тәрбияләү дә , бик матур күренеш. Авылларда кызу эш өсте. Халык бәрәңге утый, өя. Авылыбызның яшь егетләре бәрәңге өяргә өйрәнеп йөри быел. Булат 6 нчы, Самат 4 нче сыйныф укучылары. Алар абыйлы -энеле бертуганнар. Әтиләре Раиф Закиров улларын кечкенә трактор белән, бәрәңге өяргә чыгарган. "Өйрәнеп үсеннәр, үзләренә киләчәктә бер шөгыль булыр ", - ди ул. Егетләр бик тырышып, чын күңел биреп эшлиләр, күңел күтәренкелеге белән бакчаларда, бәрәңге өяләр. Димәк, авыл яши! Авылның киләчәге балаларда! Әфәрин!

