Муниципальное бюджетное учреждение культуры "Агрызская централизованная библиотечная система"
Образование · 15 сентября 2026 г.
📗Вакытлы матбугат битләрендә якташыбыз иҗаты. — 15 сентября 2026 г. в 09:34:17.180
📗Вакытлы матбугат битләрендә якташыбыз иҗаты. "Мәйдан" журналының август санында якташыбыз, җурналист, тәрҗемәче Наилә Хөрмәтованың "Госманым" хикәсе басылып чыкты. Наилә Хөрмәтова 1963нче елның 5 августында Әгерҗе районы Салагыш авылында туа. 1980-1986 елларда Казан дәүләт университетының филология факультетында, татар журналистикасы бүлегендә укый. Иҗат юлын "Нур" газетасында башлый. "Шәһри Чаллы", "Ватаным Татарстан", "Өмет" газеталарында, "Аргамак" журналында эшли. "Язмышлар ярында", "Бәхетле диләр мине", "Йөрәкләрдә калды, Төркия", "Авылым кешеләре", "Истанбул истәлеге" дип исемләнгән китаплар авторы. 1986 елдан Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы. Егерме елдан артык Төркиянең Истанбул шәһәрендә яши. Төрекчәдән татарчага тәрҗемә белән шөгыльләнә. #НаиләХөрмәтова #Агрыз #АгрызскаяЦБС #Центральнаябиблиотека