Муниципальное бюджетное учреждение культуры "Агрызская централизованная библиотечная система"
Образование · 24 сентября 2026 г.
Якташыбыз Йолдыз Хәлиуллинга 90 яшь. — 24 сентября 2026 г. в 11:20:01.765
Якташыбыз Йолдыз Хәлиуллинга 90 яшь. Көнчыгыш илләре буенча белгеч, дипломат, публицист Йолдыз Хәлиуллинның 90 яшьлек юбилее уңаеннан китапханәдә "Дипломат - галим Йолдыз Хәлиуллин" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә аның тормыш юлы һәм хезмәтләре, үзе турында язылган китаплары белән таныша аласыз. Рәхим итегез! 📗Йолдыз Нури улы Хәлиуллин 1936 елның 25нче сентябрендә Әгерҗе районы Иске Кызыл Яр авылында колхозчы - крестьян гаиләсендә туа. Җидееллык татар мәктәбен тәмамлап, 1951 елда Казан механика-технология техникумына укырга керә. Яшь электромеханик Краснодардагы Камволь-туку комбинатына эшкә җибәрелә, ләкин тиздән аны Совет Армиясе сафларына алалар. Анда Йолдыз Хәлиуллин радиомеханик һөнәрен үзләштерә. 📙Армиядә хезмәт иткәннән соң Йолдыз Хәлиуллин Казан авиация институтына укырга керергә тели, әмма кайтышлый Мәскәүдә туктап, ССРБ тышкы эшләр министрлыгының дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керә. 1964 елда ул бу институтны тәмамлый. 1978 елда ул ССРБ тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик Академиясен дә тәмамлый. 1980 елда ул әлеге академиянең аспирантурасында «Пакъстанның икьтисадый дипломатиясе» темасына диссертация яклый. 1999 елда Йолдыз Хәлиуллин Евразия Халыкара икьтисад академиясенең әгьза-корреспонденты итеп сайлана. 📘Институтта укыганда дипломат урду, һинди, инглиз телләрен өйрәнә. Бераздан ул Индонезиядәге илчелеккә эшкә җибәрелә. Шул көннән башлап, Йолдыз Хәлиуллин кырык елга якын СССР тышкы эшләр министрлыгында, соңыннан яңа Россиянең чит ил эшләре министрлыгында дипломатик хезмәттә була. Тулаем алганда, ул илебезнең Индонезиядәге һәм Пакъстандагы, Румыниядәге һәм Бангладештагы, Непалдагы һәм Шри-Ланкадагы, шулай ук Кыргызстандагы һәм Казакъстандагы дипломатик вәкиллекләрендә 20 елга якын эшли. Үзенең эшчәнлеге буенча бик күп китаплар авторы. Бүгенге көндә Йолдыз ага Мәскәү шәһәрендә яши. #Агрыз #АгрызскаяЦБС #Центральнаябиблиотека #ЙолдызХәлиуллинга90яшь